Атна буе Матюшино урта мәктәбендә «Ветераннарга котлау» акциясенә әзерлек барды. Укучылар технология укытучысы белән берлектә бәйрәм открыткалары әзерләделәр, аларга матур теләкләр яздылар.
Акция кысаларында 7 май көнне мәктәп укучылары Садеева Л. А. белән барлык ветераннарга да, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф теләп, открыткалар өләштеләр.