“Җиңү мае – олы бәйрәм”

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Ямбулатово авылында узган митингны авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов ачты. Ул килгән авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады һәм аларның җиңүгә керткән өлешләре турында искә төшерде. Аннан соң сүзне район газетасының баш мөхәррире Нусред Мөфтәлиев алды.

Алга таба культура үзешчәннәре һәм балалар тарафыннан бәйрәм концерты яңгырады. Валентина Вуколова үзенең сугыш турындагы шигырен сөйләде.

Ахырдан барысы да бергә легендар “Җиңү көне” җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International