Фестиваль

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

12  нче майда районның “Радуга” һәм “Березка” балалар бакчалары экология буенча 8 нче Бөтенроссия фестиваленең  секцияләре мәйданчыгы ролен башкарды. Алар «Эко - школа/Зеленый флаг» Халыкара Программасында «Организация туристско-краеведческой деятельности в ДОО» темасы өстенә эшлиләр.

Фестиваль эшендә  катнашучылар арасында:  «Эко-школы/Зелёный флаг» программасы координаторы Мадисон О.Г. (г. Санкт-Петербург),  Красносельский районының экология  Советы эксперты  Марчук С.Н,  Казанның, Яшел Үзәннең, Кировның, Иркутск шәһәренең һәм Югары Ослан районының  методистлары һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты.   

Фестивальнең беренче бүлеге экологик новацияләргә багышланды.

2 нче өлешендә “Березка” бакчасында миләш аллеясы утырту белән тәмамланды.

Соңыннан кунакларга Янка Купала һәм Иннополис музейларын күрсәттеләр..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International