Зөбәрҗәт туй

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Менә инде 55 ел буе Нина Алексеевна һәм Николай Максимович Антоновлар иңне-иңгә куеп галә сукмагыннан бергә атлыйлар. Аларның үз гаилә бәхете формуласы бар: бе-береңне ихтирам итү!

Алар бөтен хезмәт юлын тулысынча колхозга биргән хехмәт батырлары: берсе – механизатор, икенчесе доярка булып Коргуза авылында эшләгәннәр. Бик күп Рәхмәт хатлары һәм грамоталары бар аларның.

Бу көнне алар янына тагын берсе – район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хаты кушылды.

Авыл җирлеге башлыгы С.Сакин, ЗАГС бүлеге башлыгы Н.Кадырова, балалары, оныклары һәм авылдашлары тарафыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады алар хөрмәтенә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International