Районның культура йортында традиция буенча ел саен сәнгать йорты укучыларының йомгаклау концерты булып уза.
Фойега килеп керүгә үк үзеңне картина галереясындагы кебек хис итәсең. Монда картиналар, натюрмортлар, гипс һәм балчыктан ясаган предметлардан күргәзмә ясалган.
Сәхнәдән бу көнне иң яхшы чыгышлар яңгырады. Балаларын карарга ата-аналар да күп җыелган иде.
Бүгенге көндә ДШИ да бик күп иҗат коллективлары эшли: малайлар капелласы, вокал ансамбль, кызлар хоры, хореографик ансамбльләр, яшь гитаристлар, скрипачлар, баянистлар, аккордианистлар бар.
Алар барысы да ел буе өйрәнгән номерларын күрсәттеләр.