Земскова А.А. юбилее

2018 елның 26 мае, шимбә

26 нчы майда 95 яше тулу белән Бөек Ватан сугышының тыл батыры Земскова Александра Алексеевнаны район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы В.Раков, ТР ның халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая котларга килде.

Бу ханым үзе Харьков өлкәсеннән. Гомере буе тракторчы, аннан дуңгыз караучы  хезмәтен башкарган. Рус Мәмәтхуҗасына кияүгә чыгып, 11 бала тәрбияләп үстергән. Бик күп медальләр иясе Александра Алексеевнаның бүгенге көндә 20 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 10 оныкларының оныклары бар.

Бүген ул район башлыгы кулыннан истәлекле бүләк һәм Россия Президентының котлау открыткасын алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International