Бу атнада торак-коммуналь бурычларын түләмәүчеләр тагын комиссия утырышына чакырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов бурычлы кешеләрнең һәр сүзен игътибар белән тыңлады һәм эшләре судка киткәнче аларга түләүне сузмаска өндәде.
«Таткоммунэнерго» һәрвакыт гражданнарга уңай карый, түләүне айларга бүлеп тә башкаруын белдерә. Счет-фактураларны вакытында түләү мәсьәләсе районда әле һаман катгый һәм киеренке кала бирә.