Социаль хезмәткәр көне

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

8 нче июньдә Россиядә социаль хезмәткәрләрнең профессиональ бәйрәме. Бу бәйрәм илдәге ярдәмгә мохтаҗ олылар һәм яшҗләр, сәламәтлеге какшаган авырулар белән бәйле.

Бүген районның Яшьләр клубында бу бәйрәмнең тантанасы узды.

Анда бу сфера өчен җаваплы Гөлия Камалетдинова, Ирина Алеева, директор Тәнзиля Васильева,  Наташа Сигаева, Бажи Джабраилова  алдынгыларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр өләштеләр.

Бәйрәмгә ветераннар да чакырылган иде.

Соңыннан Балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан концерт куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International