Эшлекле дүшәмбе

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Бүген район Советыныэң актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләрен “эшлекле дүшәмбе” гә җыйды.

Утырыш күңелле өлештән башланды: район башлыгы хезмәт алдынгылары социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Зиннурова һәм Яр Морквашы, Шеланга һәм Куралово авыл җирлекләре башлыкларына дәүләт наградалары  бирүе белән башланып китте.

Чыгыш ясаучылар арасында полиция бүлеге башлыгы урынбасары Васильев А.А.. – балигъ булмаган балалар белән җәйге чорда урамда һәм иҗтимагый урыннарда эш,  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова – газета – җурналларга язылу, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин – Сабантуй нәтиҗәләре турындагы сораулар белән чыкты.

Тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International