Авыл җирлеге территорияләрен тәртиптә тоту

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Югары Осланның административ комиссиясе район территориясен тәртипкә китерү кагыйдәләренең  8.5 нче бүлегеталәп иткән шартлар турында игълан итә:

Район башкарма комитеты рөхсәтеннән башка район территориясендә урнашкан агачларны кисү, күчереп утырту тыела. Аның өчен законда каралган оешмалар, предприятиеләр, физик һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартыла.

Тагын Кагыйдәнең 8.6 нчы пункты буенча:

- төрле материалларны өеп кую;

Грунт урынына чиста торф куллану;

Төрле җир байлыкларын казып алу;

Чүп – чарны тиешсез урынга җы, яки ташлау;

Агачлардан сок агызу;

Агач һәм куакларны сындыру;

Көз көне яфрак ягу;

Палаткалар урнаштыру;

Транспорт чараларын юу;

Көтү көтү;

Тротуарларга химик препаратлар чәчү һ.б. тыела.

Авыл җирлеге тәртибе кагыйдәләрен бозган өчен аларга КоАП РТ ның 3.5. маддәсен бозган өчен административ штраф салына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International