28 нче июньдә район башлыгы марат Зиатдинов Лаеш районында ТР Президенты катнашында үткән "2018 нче елның кыр көне" дигән агропромышленность күргәзмәсенең тантаналы ачылышында катнашты.
“Барыгызны да күргәзмә белән танышып, үзегезгә кирәкле мәгълүмат алырга чакырам. Ул Сезгә бик файдалы булыр дип ышанам”, - диде ТР Президенты үз чыгышында һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Почетлы кунаклар зур кәнәгатьләнү белән экспозицияне карап йөрделәр. Анда яңа техника, агрокультураларның яңа сортлары, үсемлекләрне саклаучы яңа экологик чаралар – бар да бар иде.
Быел бу күргәзмәдә 21 регионнан 152 компания катнашты.