Бүген Яшьләр клубында «Бизнес-десант» мәгариф семинары булып узды. Анда дәүләт органнары тарафыннан эшмәкәрлеккә комачаулаучы административ басымны киметү, эшмәкәрлек институтларын үстерү, аларга эшне яхшы оештыру өчен булышлык итү турында сүз барды.
Чарада эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.