“Яшьләр көне” нә багышланган чаралар

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Узган шимбәдә районда“Яшьләр көне” нә багышланган чаралар узды.
Программада:
-Ирләр арасында пляждагы волейбол турниры;
-Пляждагы футбол турниры.
Һава торышы яхшы булганлыктан командалар күпләп оешты.
Турнирларның тантаналы ачылышында Камалетдинова Г.Ф. – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары; Федотов А.Н. – яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы командаларны Яшьләр көне белән  котлау сүзләре җиткерделәр.

Ярышларда Югары Ослан, Яшел Үзән, Тәтеш, Биектау һәм Казаннан 14 команда катнашты.
Нәтиҗәләр:
-1 нче урын – “Вихрҗ” (Югары Ослан);
-2 нче урын – Казан;
-3 нче урын – СССР командасы.
-Барлык җиңүчеләр бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International