Каникуллар – бәхетле мизгелләр! Уен, шатлык, куанычлар чоры.
Безнең район балаларына быел күңел ачар өчен бик күп мөмкинлекләр булды. Яшьләр клубында традиция буенча мәктәп лагерьлары өчен 3 сәгатьлек спорт программасы эшкәртелде.
Анда спорт эстафеталары, уеннар, квестлар, тематик бәйрәмнәр, әкиятләр, мультфильмнар белән бергә иң мөһиме – сәламәтләндерү бассейны зур кызыксыну уята.
Бу программада 509 кеше катнашты.