2 нче июльдә районның ЗАГС лар бүлегендә Людмила Григорьевна һәм Николай Алексеевич Егорихиннарның Зөбәрҗәт туйларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
Алар инде 60 ел бергә иңне – иңгә куеп тату гына гаилә сукмагыннан атлыйлар.
Бүген бу парларның исемнәре “Районның почетлы юбилярлары” кенәгәсенә кертелде.
Аларга район башлыгының бүләген һәм котлауларын һәм туганнарының теләкләрен дә тапшырдылар.