9 нчы июльдә районның Туган якны өйрәнү музеена “Салават күпере” балалар бакчасыннан кунаклар килде.
Балалар бу бәйрәмгә багышлап гаилә символы - ромашка ясау буенча мастер-класс карадылар. Атлас ленталардан заколкалар ясадылар, аларны чәчләренә беркеттеләр, ә малайлар үзләренә охшаган ясалмаларны карап, бер-берсе белән сөйләштеләр.
Бәйрәм бик күңелле узды!