Яшь гвардиячеләр проекты җиңүчеләр сафында!

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Югары Осланның Яшь гвардиячеләренең “Яратам. Яшим. Горурланам” дигән проекты Бөтенроссия конкурсында призер исеме яулап, 100 мең сумлык Грант отты.

Аларны Мәскәдә 29 нчы июньдә тантаналы рәвештә котладылар.

Аның белән шөгыльләнүче Диана Ахметшина үз проектын җибәргән һәм куанычлы хәбәр алган.

Әлеге проектның идеясе нигезендә Югары Ослан мәктәбе телевидениесен ачу иде. Һәм шул телевидение аша районның Яшь гвардиячеләренең эшен яктыртып бару иде һәм бу контентны видеоролик һәм мультимедиа рәвешендә саклап калу уе иде.

Бу проектны Мәскәүдә Анастасия Федотова яклап чыкты. Һәм алар 2 нче урынны яулады. Хәзер аны тормышка ашырасы гына калды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International