Җир участогының мәйданын муниципаль һәм дәүләт карамагында булган җирләр хисабына бүлеп зурайтырга була. Кешенең бакча яисә дачасы янында урнашкан күрше ирекле мәйданнар хисабына зурайту өчен үз яныңдагы кулланылмый торган дәүләт карамагындагы җиргә кереп аны рәсмиләштерергә була.
Аның өчен муниципаль органнарга барып үзеңнең межевание кәгазен күрсзтәсең һәм урнашу схемасын тапшырасың.
Аның размерлары турында мәгълүмат ТР Министрлар Кабинетының 19.03.2015. № 168 Карарында күрсәтелгән.