Социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыру

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәтләр алучыларның шәхси реабилитация  чаралары программаларын тормышка ашыру кысаларында,  Югары Ослан районының “Өмет утрауы”  халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге   белгечләре   Үзәк  карамагында торучы гаиләләр белән «Гаилә,  мәхәббәт һәм тугрылык  көне» дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар.
         
Чара барышында күңелле эстафеталар үткәрелде, шулай ук гаилә тематикасында кызыклы табышмаклар  бирелде. Әйдәп баручының сорауларына барлык катнашучылар да бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
       
«Әлеге чара гаилә кыйммәтлеген торгызуга игътибар юнәлтү, гаиләне мәхәббәт, хөрмәт, толерантлык чыганагы буларак аңлату, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең мәгълүмат тарихын яктырту һәм  яшь гаиләләр арасында  уңай мөнәсәбәтләр  булдыру максаты белән  үткәрелде”, - ди социаль эшләр буенча белгеч Евгения Каина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International