Коргуза авылында сугыш хәрәкәте ветераннары көнендә яшь буын белән бергә Истәлек Аллеясы ачылды.
Иртә белән үк Свято-Никольский храмы настоятеле иерей Петр служба алып барды. Анда бар халык җыелып сугышта корбан булганнарга дога укыдылар.
Аннан соң барысы бергә бәләкәй чыршылардан аллея утырттылар.