Бүген видеоконференция режимында ягулык сезонына хәзерлек штабы эше башланды.
Утырыш вакытында Идел буе Ростехнадзор идарәсе белән бергә Югары Ослан Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов районның ягулык сезонына хәзерлеген 50% ка бәяләде.
Шул ук вакытта проблемалар арасында җылылык трассасын ремонтлау, Район хастаханәсе комплексын, Иннополис шәһәре ягулык хуҗалыгын күрсәтте.