Бүгенге көндә ТР хисап Палатасы һәм район контроль-хисап Палатасы кушуы буенча Югары Ослан районында бюджет акчаларын максатчан тотылуы буенча тикшерүләр бара.
Ул дәүләт полномочиеләрен башкару һәм балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясенең оештыру эшләренә карый.
Тикшерү сораган документлар, норматив-хокук документлары, боерыклар, бухгалтер – финанс отчеты – барысы да каралачак.