Югары Ослан Советының гомуми бүлеге тарафыннан ел буе гражданнарны бердәм кабул итү көне турында статистик мәгълүматлар алып барыла.
Кабул ителгән карар буенча гражданнарны район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, аның 1 нче урынбасары кабул итә. Эш урыннарында 10 тапкыр, авыл җирлекләренә чыгып 3 тапкыр кабул иткәннәр.
Гражданнардан 88 мөрәҗәгатҗ кергән.
-язмача – 16
Шәхси кабул итү – 29
“Туры элемтә” – 2
Интернет – приемный буенча – 6
Мәгүлүмати хатлар – 35.
Халыкны иң кызыксындырган сораулар авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында, торак һәм юлларның торышы турында да күп сораулар бар.
2017 нче елның 2 нче яртыеллыгындагы кабул итү графигы белән район сайтының “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре” дигән сайтында таныша аласыз.