Тарихи техника фестивале

2018 елның 17 августы, җомга

Бүген “Зөя калкулыклары” чаңгы шуу комплексында тарихи техника фестивале ачылды.
 
Монда шәхси коллекөияләр, Мәскәү, Самара, Ирбит музейларыннан һәм  шәхси коллекцияләрдән уникаль иске автомобильләр һәм мотоцикллар үрнәкләре белән танышырга була. Алар арасында 21 нче «Волги»,  «Победа», «Чайка», «полуторка» «ГАЗ-АА, күренекле санитар - ГАЗ-55 бар.

Быел беренче тапкыр мотоцикл Zundapp KS750 куелган.
 
Чит илнең легендар «Фордом» ының  «Т» моделе,  югары хәрҗи команда составын йөртә торган Мерседес-170 ("кюбельваген") һәм Horch-901 дә бар. Барлыгы 230 раритет авто һәм мотоцикл.

Ралли Россиядә иң яшь исәпләнгән Иннополис шәһәрендә 19 нчы августта сәгать 12.00 дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International