ТР Дәүләт советының җирле үзидарә һәм төзелеш Комитеты утырышында “Шеланга һәм Вахит авыл җирлекләре чикләре үзгәрүе” дигән законопроект каралды. Бу сорау буенча докладны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин ясады.
Баштан бу документ публика алдында тыңлаулар аша үтте.Үзләренең җирле үзидарә органнарында тиешле карарлар кабул ителде. Барлык тиешле процедуралар да үтәлде.
Бу проектның үтәлеше район җирлегендә эчке һәм тышкы туризм үсеше белән бәйле.Район терриориясендәге Идел ярында “Нариман” туризм кластеры формалашачак. Анда 30 гектар мәйданда туризм Үзәге төзеләчәк.
Проект бертавыштан кабул ителде.