А.И.Солженицынгаа – 100 яшь

2018 елның 14 сентябре, җомга

11 нче сентябрьдә район китапханәләрендә А.И.Солженицынга 100 ел тулу уңаеннан чаралар башланып китте. Аның беренчесе “Үз Ватанының чын патриоты” дигән әдәби сәгать булды. Анда барлыгы  148 кеше катнашты.

А. И. Солженицын –  бик күп кырлы һәм гадәти булмаган язучы. Аның тормышын һәм иҗатын төрле кеше төрлечә кабул итә. Әдәби әсәрләрендәге ил һәм аерым кешеләр язмышы төбеннән, түбәннән үк ачып салына. Аның үзенә генә хас әдәби алымнары кеше күңелен айкап чыгарып, дөреслекне якларга өйрәтә.

Һәрбер китапханә үзенчә чаралар үткәреп, укучыларда бу язучыга карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышты, аларда уңай тәэсир калдырырга омтылды. белемнәрен арттырды.

А.И.Солженицын әле озак вакытлар безнең арада яшәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International