Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлый

2018 елның 14 сентябре, җомга

15 нче сентябрьдән республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.

Иртәгә Яңа Савин районында безнең район катнашындагы беренче ярминкә эшен башлап җибәрә. Сәүдә рәтләре Ямашев урамындагы “Бәхетле” супермаркеты янында урашачак.

Эшмәкәрләрне, фермерларны һәм шәхси хуҗалык тотучыларны ярминкәләргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International