Кичә район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.
Утырышта район башлыгы урынбасары С.Осянин су белән тәэмин итүне лицензияләү; Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова “Өлкәннәр декадасы” буенча чаралар турында , Р.Гобәйдуллин – көзге ярминкәләр оештыру, Скареднова Надежда– доход һәм расходлар турында прокуратурага справкалар бирү турында, А.Московкин – бакчачылык оешмалары эше турында чыгыш ясадылар.