Авыл хуҗалыгы көненә багышланган тантаналы чара

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә республиканың барлык авыл хуҗалыгында эшләүче вәкилләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә дип  җыелды.
Аларны котлап, Татарстан Президенты авыл хуҗалыгының Татарстанның иң төп терәге икәнен белдерде һәм һәрвакыт хөкүмәтнең аны яклап чыгасына ышандырды.

Югары Ослан районыннан анда авыл хуҗалыгы тармагының атказанган хезмәткәре, хезмәт ветераны Александр Иванов һәм "Прокопьева А.И."  механизаторы Иван Матвеев чакырылган иде.

Хезмәт алдынгыларын ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Ахметов котлады. 
Бәйрәм концертында Лев Лещенко да катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International