Кичә Яшльләр клубында ветераннар Советы һәм җитәкчеләррнең түгәрәк өстәл утырышы булды.
Аның эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов та катнашты. Утырышта олы яшьтәгеләргә медицина ярдәме күрсәтү, аларны дарулар белән тәэмин итү, реабилитация процедуралары турында сөйләшү булды. Картлар декадасына йомгак ясалды.
Катнашучыларның район башлыгына үзләрен кызыксындырган сораулар бирергә дә мөмкинлек булды.