Тренировкалар башланды

2018 елның 12 октябре, җомга

Спорт – безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше.

Бүгенге көндә районда матур киң спорт заллары,  баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шугалаклар, бассейннар үсеп чыкты. Бик күп төрле  мөһим чаралар уза.

Ветераннар үзләре теләгән вакытта килеп үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнә ала. Алар өчен барысы да түләүсез.

11 нче октябрьдә ветераннар тренировкаларын яңартып җибәрде. Кайсы йөзә, кайсы чаба, кайсы күнегүләр ясый. Аларга “Чемпион” белгечләре ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International