9-10 нчы октябрь көннәрендә мәктәпкәчә балалар бакчасына йөрүчеләрнең педагогика һәм психологик проблемаларына багышланган Халыкара укыту форумы булып узды. Бу чарага педагоглар, пихологлар, ата-аналар, белгечләр чакырылган иде. Безнең районнан мәгариф бүлеге методисты Ю.Лыкина, зур балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.
Анда түбәндәге сораулар күтәрелде:
- Балаларны социальләштерүнең эффектив технологияләре;
- Мәгариф үчреждениеләрендә яңа технологияләр кертү;
- Бала шәхесен өйрәнү мониторингы;
- Балалар бакчасы – гаилә мөнәсәбәтләре;
- Сәләтле бала: белгеч карашы;
- Аерылып торучы бала;
- Күптелле пространстводагы бала;
- Массакүләм мәгълүмат чараларының бала үсешенә йогынтысы.