«Шигырь юлларын йөрәк сөйли»

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Районның Үзәк китапханәсендә якташ шагыйрь Ф.И.Алкин иҗатына багышланган кичә булып узды.

Бу иҗади йөрәкле кешене районда белмәгән кеше юк. Ул гомерен мәктәптә инглиз теле укытып, совхозда парторг булып хезмәт иткән.

Аның шигырьләре һәркемгә якын, һәркемгә кирәк. Алар гади кеше кичерешләре белән сугарылган.
Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, тик иҗат эшен ташламый.

Аңа багышлап җырлар җырланды, шигырьләр укылды, презентация күрсәтелде.
Барлык килгән кунак кәнәгать булып таралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International