Кичә район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.
Утырышта район башлыгы урынбасары
- ГДавлетшина – телләр турындагы законны тормышка ашыруның торышы;
- С.Осянин су белән тәэмин итүне лицензияләү;
- Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова – газета – журналларга язылуныжң торышы;
- Н Маннапова – автобус йөрешен оештыру;
- информатизация бүлеге хезмәткәре Д.Ахметшина сайтка яңалыклар кую һәм аларның тәрҗемәсе турында чыгыш ясадылар.