Полиция хезмәтенең мөһимлеге

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Россия борынгы гасырлардан ук көчле ир -атлары белән дан казанган булган. Нәкъ менә полиция хезмәткәрләре шундыйларның берсе: аларга Ватанны сакларга һәм гражданнарның тынычлыгын тәэмин итергә дигән миссия куелган.

Бүген “Березка” балалар бакчасы балалары полиция участогына барып, бу профессиянең мөһимлеге турында һәм ул ни өчен кирәклеге белән таныштылар.

Экскурсия дежур бүлегеннән башланды. Колезнева Аида балаларга эш режимы, телефон линияләре, полициягә кайсы очракта гариза язулары турында сөйләде. Аннан соң полицийскийларның киемнәре белән таныштырды.

Ахырдан балалар үзләренең дә бу һөнәр иясе булырга теләкләрен белдерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International