Татарстан делегациясе Самарадагы “Истәлек Парады”нда катнашты

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бу делегация составына Бөек Ватан сугышы ветераннары, кадетлар, “Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкилләре һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе, “Яшь гвардия” оешмасы членнары керә. Шул ук составка “Җиңү Парады”проекты финалисты Дмитрий Потягунин да бар.

Самара шәһәренең Куйбышев исемендәге мәйданында ел саен үтә торган “Истәлек Парады” узды.

Проект финалы “Идел” Яшьләр Үзәгендә 5-7 нче ноябрь көннәрендә узды. Катнашучылар патритик тәрбия буенча лекцияләр тыңладылар, ГТО нормаларын үтәделәр, спорт ярышларында катнаштылар.

Барлык ярышлардан соң Дмитрия Потягунин җиңеп, ТР ның официаль делегациясе составына кертелде. Ул Мәскәүдә үтәчәк “Җиңү Парады”нда катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International