Муниципаль берәмлекләрнең эффектив эшчәнлеген булдыру һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатыннан ел саен “ТР мушиципаль берәмлекләре Советы Ассоөиациясе Советын уздыру кысаларында Муниципаль берәмлекләр арасында конкурс үткәрелә.
Район конкурсында җиңгән 4 авыл җирлеге (Олы Мәми, Печиәе, Канаш, Куралово) эше республика комиссиясенә җибәрелгән иде. Алар арасыннан 2 се – Канаш һәм Куралово авыл җирлеләре җиңүчеләр исемлегенә кертелде.
Котлыйбыз! Җиңүчеләр ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Президент кулыннан автомашина ачкычы алачак.