Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы

2018 елның 14 декабре, җомга

14 нче декабрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов Президент тарафыннан үткәрелгән Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.

Ул Казан Кремлендә узды. Аның эшендә Президентның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  милли мәсьәләләр буенча федераль агентство җитәкчесе Михаил Мишин, РФ Президентының эчке эшләр сәясәте  департаменты башлыгы Татьяна Вагина катнашты.

Төп докладны Президент Аппаратының милли эшләр департаменты башлыгы Александр Терентьев укыды. Утырышта 2016-2018 нче еллардагы дәүләт милли сәясәте үтәлешенә йомгак ясалды һәм алдагы 3 елга планнар  һәм бурычлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International