ТР Финанслар Министрлыгы коллегиясе

2018 елның 15 декабре, шимбә

15 нче декабрьдә ТР ның Финанслар Министрлыгы, Федераль налог хезмәте, Федераль казна идарәсенең бердәм коллегиясе булып узды.

Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, Россия Финанс Министры Антон Силуанов, федераль налог хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Батуркин, ТР хөкүмәте әгъзалары, Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты әгъзалары, район башлыклары, регионның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

2018 нче елның бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән налог хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин, консолидация бюджеты үтәлеше һәм 2019 нчы елга бурычлар белән финанс Министры Радик Гайзатуллин, федераль казна хезмәте йомгаклары турында Рөстәм Нуриахметов, налог өлкәсендәге яңа проект турында Андрей Батурин чыгыш ясадылар.
Соңыннан лаеклы хезмәт өчен бүләкләүләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International