«Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда социаль хезмәт алучылар чаңгы шуый

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Кышын да, җәен кебек, кеше организмына хәрәкәт итәргә кирәк. Ачык салкын һавада даими йөрү энергия белән тәэмин итә, көч бирә, сәламәтлекне ныгыта һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Кышкы вакытта актив ял итүнең иң кулай һәм файдалы төрләренең берсе-чаңгы шуу. Бу физик активлык төре теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә туры килә.
  
Саф һавада чаңгы йөрүләр нерв системасына уңай йогынты ясый, талчыгуны киметә, кеше гөмерен озайта, организмны чыныктыра, шулай ук организмда матдәләр алмашына йогынты ясый.
 
Чаңгы йөрәк һәм йөрәк-кан тамырлары аппараты өчен бик яхшы тренинг. Чаңгыда йөрү-күп кенә авыруларны профилактикалауга, сулыш органнарын чыныктыруга, организмга вирус инфекцияләрен җиңелрәк үткәрергә мөмкинлек бирә.
  
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар да Мәдәният һәм ял паркына чаңгы  шуырга чыктылар. Беренче әйләнештән соң ук кәеф яхшырды, яхшы, чиста кышкы һаваны тагын да кубрәк сулыйсы килә башлады. Азарт барлыкка килде, катнашучылар сүзләренә караганда, “чаңгы шуыйсы гына тугел,ә күрше чаңгычыны тизрәк узып китәсе дә килде!». Нәтиҗәдә буенча чаңгычылар берничә әйләнеш ясадылар. Интернат-йорты чаңгычылары төркеме чаңгы шуарга ешрак чыгарга, кышкы һава торышы белән хозурланырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International