Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
13 кеше кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү һәр сишәмбе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.