2010 елның 1 февраленә барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү 13263 центнер тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечтән 1138 центнерга кимрәк. "Югары Ослан» агрофирмасы сөт җитештерүне 20% ка, «Заря» агрофирмасы-14% ка, «Красный Восток Агро» 5% ка кимегән. Гыйнвар аенда бер сыердан уртача савым 360 кг тәшкил иткән.
Фермер хуҗалыклары фермаларында сөт җитештерү уңай күрсәткечләргә ия. Крестьян-фермер хуҗалыкларында бер сыердан уртача савым 493 кг тәшкил итә.