Бөек Ватан сугышы ветераны Наумов Е. А. исеменнән 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар тапшыру

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 12 февралендә, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Югары Ослан районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, Югары Ослан муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая, шулай ук туганнары һәм якыннары Наумов Евгений Абрамовичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
 
Тумышы белән Евгений Абрамович Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Чулпан авылыннан. Гомере буе Евгений Абрамович Казан елга портында крановщик булып эшләгән. Үзенең булачак хатыны белән ул вакытта партия райкомында машинист булып эшләгән.  Хатыны белән бергәләп ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Евгений Абрамович кызы белән бергә яши, дүрт оныгы бар.

Евгений Абрамовичка истәлекле бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка тапшырылды.

Юбилярның адресына бик күп җылы сүзләр, сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International