"Васильево укулары-2016»

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

20 февраль көнне гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Васильевукулары-2016” III нче ачык зона фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Өченче тапкыр иң кызыксынучан, иң талантлы, иң иҗади тикшеренүчеләр Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбенә җыелды. Конференция эшендә 2-11 сыйныфларда укучы 49 бала катнашты.

Жюри игътибарына балалар үзләренең докладларын, рефератларын, тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр.

Конференциядә җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез! Конференция эшендә Янки Купала туган якны өйрәнү музее директоры Римма Юрий кызы Абызова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International