"Нәүрүз – яз бәйрәме"

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Нәүрүз бәйрәме кешелекнең иң борынгы бәйрәмнәренең берсе булып тора. Тарихчылар билгеләп үткәнчә, аның яше 3 меңнән артып китә. Фарсыдан тәрҗемә иткәндә, «Яңа көн» - кояш айлары саны буенча яңа ел башлану дигәнне аңлата, ул язгы тигезлеккә туры килә. 
Нәүрүз-табигатьнең уянуы, яз килү символы. 
2009 елда ЮНЕСКО Нәүрүз кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде. Ә 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясе 21 мартны Халыкара Нәүрүзне игълан итте һәм бөтен илләрне бу борынгы бәйрәмне дөньяда популярлаштыру өчен көч куярга чакырды.
    
Район үзәк китапханәсендә "Нәүрүз – яз бәйрәме» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү эшен дәвам итә. Шулай ук «Нәүрүз " бәйрәмен уздыру сценариеләре язылган брошюралар да тәкъдим ителде.
    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International