Районының коммуналь хуҗалыгын үстерү буенча киңәшмә

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов коммуналь хезмәтләрне төп тәэмин итүчеләр: «Таткоммунэнерго» РПО АҖ, «ЗВКС» АҖ һәм газификация фонды җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә коммуналь хуҗалык объектларын киләчәктә үстерү һәм модернизацияләү юллары, шулай ук яңа торак массивларын үстерү мәсьәләсе каралды.

Район үзәген су белән тәэмин итүче "ЗВКС» АҖ җәйге чорда запор арматурасын алыштыру буенча ремонт эшләре үткәрү, шулай ук су үткәргечнең үзәк системасына законсыз рәвештә керү юлларын эзләү эшләре турында игълан итте.

Шулай ук сүз, бакча сезоны башлануга бәйле рәвештә, Югары Ослан авылын су белән тәэмин итү эшләрен көчәйтү турында да барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International