Югары Ослан гимназиясенең "dance гимназиясе" иҗади коллективы "Талантлар һәм музыка сөючеләр" Республика балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының көмеш призеры булды.
- Ел башында конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, Без үз көчебезне сынап карарга булдык, - ди гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина.
- Гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Полина Осипова безнең талантлы кызлар белән креатив номер әзерләде. Ә аннары безнең аны Югары Ослан районының 112 нче янгын частендә төшерергә дигән уртак фикеребез туды.
Гимназия укучылары номерының видеоролигын конкурсның республика этабына җибәрделәр һәм "Хореография сәнгате" номинациясендә икенче урынны алдылар.