Авыл хуҗалыгы техникасын комиссия тарафыннан кабул итү

12 апрель 2019 ел., җомга

Бүген районның барлык предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасын комиссия белән кабул итү узды.

ТР ның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының агымдагы елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча эш уздырдылар. Һәр хуҗалыкта комиссия әгъзалары беренче чиратта тракторларның төзеклегенә игътибар итте. Аннан соң тагылма агрегатлар әзерләүнең сыйфатын карадылар.   

 "Прокопьева А. И." КФХсы  механизаторлары барлык техниканы да югары сыйфатлы итеп әзерләгәннәр. Хуҗалык кыр эшләре башлануга туфрак эшкәртү комплексы белән яңа энергонаслы "КЛААС" тракторы сайлап алынды. Барлык тракторлар да механизаторлар белән тәэмин ителгән.

"Югары Ослан" ҖЧҖендә машина-трактор паркын әзерләү төгәлләнмәгән. "Шеланга" һәм "Олы Мәми" бүлекчәләре тракторларны әзерләгәннәр, ләкин агрегатлау юк. "Мәйдан" һәм "Карахуҗа" бүлекчәләрендә барлык тракторлар да әзер түгел, "Нью Холланд" энергиягә бай тракторлары сүтелгән хәлдә. Чәчү комплексын әзерләү буенча әле сораулар бар.

Тикшерү барышында шулай ук куркынычсызлык техникасы буенча журналлар, махсус киемнәр бирү, хезмәт өчен түләү шартлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования