Салымнар буенча бурыч

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 12 апрелендә Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар өчен бурычларны түләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә катнашты.       

Финанс-бюджет палатасы тарафыннан 2019 елның 1 мартына барлыкка килгән салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләттерү мониторингы алып барыла. Югары Ослан муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына бурыч 2019 елның 12 апреленә 24 миллион сумнан артык тәшкил итә.  Район буенча недоимканы түләү нәтиҗәлелеге 27,9 % тәшкил иткән, уртача республика күрсәткече - 13,7 %. Түләп бетерүнең иң зур проценты -  табышка салым (76,7%) һәм физик затлар кеременә салым (78,3%). Оешмаларның җир салымы (44,9 %), оешмалар милкенә салым буенча күрсәткечләр-7,0 %; физик затлар транспорт салымы-5,3 %, махсус кысалар буенча-3,5 %.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International