Яңалыклар турында яңалыклар

13 апрель 2019 ел., шимбә

Узган атнада җирлек бүлекләрендә район сайтында 138 яңалык сюжеты урнаштырылган иде. Шуларның 74 е-хакимият органнарының үз эше турында, 41е-мәдәният учреждениеләре эше буенча, 23е-мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр эше турында яңалыклар.

Анда үзсалым, учреждениеләрне төзекләндерү, ремонтлау эшләре яктыртылган, мәгариф, мәдәният һәм спорт системасы эше күрсәтелгән.

Борнаш, Вахитов, Веденский Бистәсе, Килди, Куралово, Печище авыл җирлекләре яңалыклары максималь чагылыш тапкан.

Канаш, Мәйдан, Мәмәтхуҗа авыл җирлеге яңалыклары буенча артта калучылар арасында.

Ә Яр буе Морквашында бер атна эчендә бер генә яңалык. Ул - мәгариф учреждениесе эше турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования